- тибү
- I. 1. Җиргә яки башка нәрсәгә, алга яки артка аяк селтәп бәрү, аяк белән ору. Һөҗүм итеп яки үз-үзен саклап, арт аяклары белән ору, бәрү (ат тур.). Аяк белән тибәреп туп һ. б. уйнау тур. 2. Кар астыннан үләнне аяк белән казып табу һәм шул рәвешчә туклану (терлекләр тур.). Аяк, тырнак белән берәр массаны актарып җим эзләү (кош-корт тур.) 3. Югарыдан ташланып һөҗүм итү һәм күтәреп алып китү (ерткыч кошлар тур.). Кош чөйгәндә балпанның (ау кошының) киекне эләктерүе тур. 4. күч. гади. Урлау, урлап качу 5. Сыеклыклар яки газ тур. : басым белән ургылып чыгу яки ургылып килеп бәрелү. Гомумән астан килеп чыгу; үсеп чыгу астан су бик тиз тибә 6. Берәр өслектә кинәт барлыкка килү, күренми торып күренә башлау битенә тимгелләр типте 7. Һөҗүмгә, кысуга, басымга каршы тору, кысу, басым белән җавап кайтару атаканы кире тибәргә 8. Сулкылдау, ритмик хәрәкәттә булу (йөрәк һәм кан тамырлары тур.) 9. Типтерү авылда никрутлар тибәләр генә. II. ТИБҮ – и. Елганың кискен борылган һәм су басымыннан ярлары ишелеп, киңәйгән урыны; Тоба
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.